Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясенең җирле оешмасының отчет сайлау конференциясе.
16 декабрьда районыбызда Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясенең җирле оешмасының отчет сайлау конференциясе үтте. Анда үткән конференциядән соң башкарылган эшкә йомгак ясалды, алдагы чорга яңа бурыч, максатлар билгеләнде. Әлеге чарада районыбызның хакимияте башлыгы Арслан Нәзир улы Шәһәретдинов, Башкортостан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Альбина Габит кыз Хәлиуллина катнашты. Бик матур чарада халкыбызның дәртле биюләре, моңлы җырлары яңгырап торды. Район җитәкчелеге эшләгән эшләребезне күреп безне югары баһалаганнары өчен зур рәхмәт. Шулай ук әлеге чараны башлап йөрүчеләргә, оештыручыларга рәхмәтлебез.